Рухи матурлык җырчысы
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Әмирхан Еники тууына 110 ел тулу уңаеннан «Галиҗәнап сүз остасы» дигән баш астында әдәби атна башланып китте.
Атналыкның беренче чарасы – «Рухи матурлык җырчысы» дип аталган китап күргәзмәсе эшләнде. Әдәбият сөюче дусларыбызга әдипнең татар һәм рус телләрендә төрле елларда басылып чыккан китаплары, язучының тормыш юлы һәм иҗатын яктырткан газета-журналларда басылган мәкаләләр белән танышырга мөмкин.