Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әнкәмнең догалары

«Мәрхәмәт» проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә, гүзәл затларыбыз – хатын-кызларны котлап, «Әнкәмнең догалары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кәүсәр ага Камалиев, Галина Сабирова башкаруындагы җырлар, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучыларының шигырьләре, кызыклы викторина сораулары белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе күңелләрдә гүзәллек, җанда рәхәтлек тудырды. Рәсимә Нәбиуллина, Рәмзия Вәлиева, Гөлчирә Ибәтуллина, Әлфия Сибгатуллина, Фәнүзә Сабирова язган иҗат гөлләре – шигырьләрен тыңлап ял итүчеләр җан тынычлыгы, сихәтлек алдылар. Әдәби-музыкаль кичә бик җылы дулкында узды.