Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Әдәбият ханы – Әмирхан»

   Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә халкыбызның күренекле язучысы Ә.Еникигә 110 ел тулуга багышланган әдәби атналык дәвам итә. Бүген «Әдәбият ханы – Әмирхан» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә әдип белән бәйле истәлекләр тыңланды, әсәрләреннән өзекләр укылды, җырлар яңгырады. Туган телебез – татар теленә битараф булмаган Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары
Наил Гарифуллин һәм Таңсылу Сафина үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, Нияз Гыйльметдинов курайда халкыбызның моңлы көйләрен башкарды.Шәһәребездә генә түгел, республикакүләм танылу алган җырчылар Илшат Хәбибуллин, Саймә Сабитованың чыгышларын зур дулкынлану белән тыңлап,  музыка моңнарында рәхәтләнеп җан тынычлыгы алдылар