Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшерелгән исемнәр

    #ЧитаемЕники
  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Әмирхан Еники тууына 110 ел тулу уңаеннан «Галиҗәнап сүз остасы» әдәби атнасындагы чираттагы чара – «Яшерелгән исемнәр» квест уены үткәрелде. Ике командага бүленеп, Түбән Кама күп профильле көллияте студентлары Әмирхан Еники әсәрләренең аудиоязмаларын тыңладылар, бирелгән карточкалардагы әсәр исемнәренә геройларын туры китереп җыйдылар, әдипкә аталган сүзләрне тылсымлы битләрдән укыдылар, китапханәбездә яшерелгән Ә.Еникинең әти-әнисе исемнәрен таптылар, кроссворд чиштеләр, шифрланган мәкальләрне әйтеп бирделәр һ.б. интеллектуаль уеннар уйнадылар. Җиңүче команда китапханәбездә чыгарылган блокнотлар белән бүләкләнде.