Ватанны саклаучылар көне
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүчеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган әдәби – музыкаль кичәгә җыелдылар.Һәрвакыттагыча җыр-моң, нәфис сүз, уен-көлке белән аралашып барган чарага “Кама таңнары” әгъзалары, шагыйрәләр Рәсимә Нәбиуллина, Рәмзия Вәлиева килделәр һәм үзләренең иҗат җимешләре – шигырьләрен бүләк иттеләр.Һәрбер чыгыш көчле алкышларга күмелде, һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.