Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шигърият илендә

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә «Әдәбият корабы» проекты кысаларында Кама Аланы бистәсенә мәктәп укучылары белән очрашуга юл тотты. Сәфәрчеләребез – балалар язучылары Нурзия Мирхазова, Рәмзия Вәлиева.

Очрашып, аралашып, шигырьләр укып, истәлекле вакыйгаларга тукталып, кызыклы мизгелләрне яңартып сөйләшеп узган әдәби кичәнең ахырына җиткәнен сизми дә калдык. Әдәби очрашу укучыларның сәнгатьле итеп шигырь укулары белән үрелеп барды. Һәм очрашу барышында туган телебезнең матурлыгына, байлыгына, киң кырлы булуына игътибар ителде.