Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Китап – дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Анда кешелек акылының океаны бар. Китап уку – иң яхшы белем алу.

Мәдәни җомга кичәсенең кунагы китапханәнең даими китап укучысы , татар гореф-гадәтләрен , йолаларын саклап калуда зур эш башкаручы ханым Сафиуллина Гөлназ Изаиловна.

Яшь әдәбият сөючеләребез игътибар белән тыңладылар, үзләренең сорауларын бирделәр. Кунагыбыз татар китапларын сату буенча үзенең эшчәнлеге турында сөйләде, күп белергә, китаплар укырга, китапханәләргә йөрергә дигән киңәшләрен бирде.