«Китапханә – ул белем учагы»
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә 5нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары өчен “Китапханә – ул белем учагы” дип аталган квест-экскурсия уздырылды.
Укучылар китап, белем, Г.Тукай иҗатына карата сораулардан төзелгән кроссворд чишеп, китапханә буенча сәяхәт кылдылар.
Квест-экскурсия табышмаклар белән үрелеп барып, китапка багышланган шигырьләрне укып, бик кызыклы узды. Экскурсия ахырында “Тылсымлы китап” сорауларына җаваплар бирелде.