Центральная библиотека им. Г. Тукая

Болгарга сәяхәт

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән 21 май көнне Болгарга сәфәргә чыгучыларга тарихи сәгать уздырылды. Юл озын булганлыктан, Болгар тарихын белгәннәр хәтерләрен яңарту, белмәгәннәр өчен мәгълүмат бирү йөзеннән тарих битләрнә күз салдык. Идел Болгары дәүләтенең үткәне бик кызыклы һәм гыйбрәтле. Төрле риваятьләр, шигырьләр, Бөек Болгар дәүләтенең ханнары турында мәгълүматлар белән үрелеп барган тарихи сәгать юлчыларда зур кызыксыну уятты. Юл озынлыгы сизелми дә узып китте...

 Төрле тарихи ядкәрләргэ бай булган Болгар җирендә узган җыен бик күңелле узды. Мондагы истәлекле урыннар, борыңгыдан сакланып калган музей экспонатларын күреп күңелебез сафланды.

 Сәяхәтебез бик матур һәм күркәм булды.

“Болгар иле – бабамнар иле,

Тургай моңы – минем моңнарым,

Мин тургайны түгел, бүген гүя

Бабамнарның җырын тыңладым.” (Р.Вәлиев)