Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Моң чишмәләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе

    «Хаклы рәвештә халкым белән горурланам» милли культуралар декадасы кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә Халыклар дуслыгы йортында Анастасия Усачеваның «Моң чишмәләрем» китабын тәкъдим итү кичәсен үткәрде. Туган авыл, әни, татар телебез, мәхәббәт һ.б. темалар күтәрелгән шигырьләре укылды, «Сүрәкә» керәшен ансамбле солисты Елена Әмирова һәм Анастасия Усачеваның үзе башкарундагы җырлары барыбызның да күңелебезгә хуш килде. Шагыйрәнең балалар өчен багышлап язылган мәсәлләрен, кызыклы шигырьләрен 5 нче мәктәп укучылары көчле алкышлар белән каршы алды. Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов Анастасия Тимофеевнага иҗади уңышлар теләп рәхмәт белдерде. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары язучыга шигъри теләкләрен җиткерделәр.