Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Гасырларга калсын гомер юлы"

  Бүген,  15 февральдә   Халык иҗаты йорты каршындагы Муса Җәлил һәйкәле янында шәһәрдәшләребез "Гасырларга калсын гомер юлы" дип исемләнгән шигъри митингка җыелды.  Татар халкының бөек улы, герой  шагыйрь Муса Җәлилнең  туган көненә багышланган чарада “Кама таңнары”, “Данко” әдәби берләшмәсе язучылары, китапханәчеләр, мәктәп укучылары катнашты.Кичәдә  әдипнең  әсирлектә иҗат ителгән үлемсез әсәрләре, М.Җәлилгә багышлап язылган шигырьләр яңгырады, буклетлар таратылды.

   Шагыйрьнең көрәш һәм иҗат  батырлыгы бүгенге яшьләргә  үрнәк булып тора.