Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәхәббәт ул - үзе иске нәрсә

  Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Гашыйклар көне уңаеннан “Мәхәббәт ул - үзе иске нәрсә” дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Олы буын вәкилләре белән берлектә үткән әлеге чарада кешелекнең иң бөек хисе – мәхәббәт турында шигырьләр, җырлар яңгырады, күренекле татар шагыйрьләренең әсәрләре буенча  викторина сорауларына җаваплар бирелде.Очрашу һәрвакыттагыча уеннар белән аралашып барды.Кичә күтәренке рухта узды, һәркемнең күңеленә хуш килде.