Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кеше бәхетенә дә бәхетле

    Китапханәбездә юмор һәм сатира остасы Фәнзаман Батталның истәлегенә багышланган «Кеше бәхетенә дә бәхетле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. 16 февральдә әдипкә 80 яшь тулган булыр иде.

     Җыр-моң белән үрелеп барган әлеге очрашуда Фәнзаман Батталның иң якын дусты, көрәшче һәм гер күтәрү остасы Корбан Галиев, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Васил Камалов, Никифор Тукмачев, Рифкать Имаев, Ралия Кәримова, китапханәбездә оештырылган «Яшьлегем чишмәләре»  клубының асылташы Нургали Дәүләтшин чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова һәм китапханәчебез Рәфидә Хәмитова башкаруындагы Ф.Батталның юмористик язмалары кичәбез кунакларында елмаю уятты. Шәһәребезнең танылган җырчысы Илшат Хәбибуллинны да һәркем яратып тыңлады.

    Кичә Фәнзаман Баттал 76 яшендә арабыздан китеп барса да, аның якты истәлеге һәм киштәләрдән кат-кат алып укырлык китаплары калды дигән фикер белән тәмамланды.