Хәтер сагында
”Мәрхәмәт” проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә туган телебезгә багышланган “Хәтер сагында” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.”Кама таңнары”әдәби берләшмәсе шагыйрьләре иҗатында телебезнең матурлыгын, бөеклеген, аһәңен ишеттек.Күпкырлы, тирән эчтәлекле шигърият тамашачыларыбызга күңел күтәренкелеге, җан дәвасы бирде.Җырлы-моңлы шигырь бәйрәме Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
“Мәрхәмәт” проекты ял итүчеләргә алга таба матур яшәргә көч, ныклы ышаныч, гүзәл мизгелләр бүләк итәргщ тырышачак.