Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Өлешемә тигән көмешем”

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, 2015 ел ахырында дөнья күргән Рәйнә Ситдыйкованың “Өлешемә тигән кәмешем” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәз тамашачылары – шәһәребез мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, аксакалларыбыз һәм язучыларыбыз.

Ходай миңа барсын биргән,

Тик һәммәсен аз-азлап:

Тояр өчен матурлыкны –

Шигърияткә мәхәббәт,

Күрер өчен тирә-якны

Рәсем ясау, осталыкны,

Азрак кына матурлыкны,

Акылны да өстәп куйган

Барысына да ризамын.

 Өлешемә тигән шуңа, - дип яза укытучы-язучы үзе турында. Китапханәдә аның кул эшләреннән торган күргәзмә оештырып, видеоролик аша картиналары белән дә кичә барышында таныштырылды. 6 нчы музыка мәктәбе каршында эшләп килүче Тәскирә Сәйфетдинова җитәкчелегендә егетләр һәм кызлар башкаруындагы җырлар белән үрелеп барган әлеге кичәдә язучының иҗаты төрле яклап ачылды.

 Китапны кулга алып, андагы берничә шигырьне укуга ук , авторның тирән фәлсәфи фикер йөртүен, күңелнең киңлеген, иркенлеген тоясың. Шигъриятен туган тел, туган җир Һәм башка темаларга багышлап, йөрәк әрнүләрен, сагышларын иҗатында яктырта. Мәхәббәт сагышлы да, сагынулы да, әрнүле дә. Бу темага язылган шигырьләр бераз ямансу,моңсу. Гомумән алганда туган якка, халкына, иленә, гаиләсенә булган мәхәббәте шигырьдән -           шигырьгә күчеп укучыны озата бара.

 27 нче мәктәптә, 27 ел укытучы булып эшләүче Рәйнә Ситдыйковага иҗади уңышлар теләп, кичәбез тәмамланды.