Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гасырларга калган гомер юлы

     Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам, горурлык хисләре уята торган кешеләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, фидакарьлек кебек сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек.  

    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Гасырларга калган гомер юлы”дип аталган күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыклары һәм башка басмалары, герой-шагыйрь булган урыннарда булып, аның көрәш юлын җентекләп өйрәнгән әдип Р.Мостафин, Г.Кашшаф һәм башка авторларның китаплары урын алды. Каһарман шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнергә теләүчеләрне  китапханәбездә көтеп калабыз.