Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тормыш арбасы

   «Әдәбият корабы» проекты кысаларында «Шәфкатьлелек» сәламәтләндерү үзәгендә «Тормыш арбасы» әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә Роза Шәехова белән очрашу булды. Кичә авторның  туган ягы – Ык буйларын сагыну, әнкәйләргә мәдхия җырлау, яшәү мәгънәсе  турында уйланырга мәҗбүр иткән шигырьләре, сорауларга җавап, Анастасия Усачева, «Талир тәңкә» ансамбле солисты Кәүсәр Камалиевнең моңлы җырлары белән аралашып барды. Очрашудан бар да канәгать калды, рухи ял алды.