Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәңгелек хәзинә

Шәһәребез төзүлегә 50 ел тулу уңаеннан агымдагы елда күп кенә тармак вәкилләре – шәһәрне беренче төзүчеләр, шинчылар, нефтехим ачык акционерлык җәмгыятендә эшләүчеләр, укытучылар белән очрашулар үткәрелде.

Бүгенге кунакларыбыз – китапханә хезмәткәрләре. Ә китапханәчеләр алар – кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе булган – китап белән турыдан-туры эшләүче, аны үз укучысына җиткерүче, тормышны, дөньяны танып белергә өйрәтүче белем ачкычы дип әйтсәк бер дә ялгыш булмас.

Китаплар аң-белем, мәгърифәт үсешенә илтүче төп чыганак. Шуңа күрә, аны халыкка җиткерүдә китапханәчеләрнең роле әйтеп бетергесез зур.

Кичәдә Гыйльманова Рузалия Ахметовна, Камбиева Рәмзия Госмановна, Хәйруллина Нурзия Әкътәсовна Сәхиева Зәлилә Наилевна, Гыйсматуллина Тәнзилә Суфияновна кебек, китапханәчеләр системасында берөзлексез үзләренең намуслы тырыш хезмәтен куйган хөрмәтле шәхесләребез килгән иде. Алар китапханә тарихын, эшләгән чордагы вакыйгаларны искә төшереп үттеләр.

Кичәнең кунаклары шәһәребезнең мәдәниятенә зур өлеш керткән Флүр һәм Рәзинә Гайнемөхәммәтовлар кызыклы чыгышлары белән күңелләребезгә кереп калдылар. Автор-башкаручы, күпкырлы талант иясе, “Нардуган” җыр-бию ансамбле артисты Хәбибуллин Илшат Гильмулловичның җырлары бәйрәмне тагын да җанландырып, матурлап җибәрде. Ул китапханәләр системасында үткәрелгән чараларда актив катнашканы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аксакаллар шурасыннан Мәснәви Хәдиуллин, Саттаров Альберт килгән иде. “Кама таңнары” берләшмәсе җитәкчесе Фатхулла Абдуллин  китапханәчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Даими китап укучыбыз Газизуллин Шәрипҗан шигырь укыды. Кичәдә 2нче мәктәпнең 6нчы б сыйныфы укучылары, класс җитәкчесе Брускова Оксана Владимировна һәм 2нче гимназиядән 7нче а сыйныф укучылары, класс җитәкчесе Татьяна Георгиевна катнаштылар.

Китапханәләребез гөрләп эшләп торсын, аларга укучыларның сукмагы өзелмәсен дип якынлашып килүче Китапханәчеләр көне белән сценарий төзүче һәм кичәне алып баручы Сафина Г. К. тәбрик итте. Кичә бик күңелле, эчтәлекле үтте.