Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шигырьләрем – күңел сердәшем

    «Әдәбият корабы» проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә Кама Аланына юл алды. Р.Нәбиуллина, Н.Тукмачев, Р.Имаев, Н.Баязитова, Р.Вәлиева, М.Шәймурзин иҗатларына багышланган «Шигырьләрем – күңел сердәшем» әдәби-музыкаль кичәсе бик җылы дулкында узды. Туган ил, телебез, табигать, мәхәббәт һ.б. бик күп темаларны үз кочагына алган кичә Кама Аланының сәнгать мәктәбе укытучылары һәм үзешчән җырчылар тарафыннан башкарылган музыкаль номерлар белән тулыландырылды. Шигъриятнең җанны, күңелне сафландыруына тагын бер инандык. Бистә халкы рәхәтләнеп ял итте.