Центральная библиотека им. Г. Тукая

Колачлы иҗат

    29 гыйнварда Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә  «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында  күренекле язучы, композитор Факил  Сафин белән «Колачлы иҗат» дип аталган  әдәби-музыкаль очрашу булды. Кичәдә әдипнең Яр Чаллы шәһәреннән килгән иҗатташ  дуслары Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, «Көмеш кыңгырау» газетасы рәссам – дизайнеры Фаил Ислам, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсеннән каләмдәш дуслары, «Яшьлегем чишмәләре» клубы әгъзалары, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары, китапханәчеләр, 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз катнашты. Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Килгән кунаклар белән үткәрелгән экскурсиядән соң, алар, заман таләпләренә туры китереп эшләнгән китапханәбезне күреп, соклануларын яшерә алмадылар.