Центральная библиотека им. Г. Тукая

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә экскурсия

15нче май көнне Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Рәсәйнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәсәй Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама муниципаль районы бүлеге рәисе, шәһәр советы депутаты, “Шинник” спорткомлекс директоры Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы - баш архитектор Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов, татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташ кунакта булдылар.

Хөрмәтле кунакларыбызга китапханә буенча тулы һәм эчтәлекле экскурсия уздырылды. Китапханәнең тарихы, үткәрелгән кичәләр, һәр җомга узучы “Мәдәни җомга” кунаклары һәм “Кама Таңнары” берләшмәсе язучылары,  Г.Тукайның 130 еллыгына, М.Җәлилнең 110 еллыгына багышланган кичәләр, “Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга”, “Безнең мирас”, “Ялкын”, “Казан утлары”, “Туган як”, “Мәйдан”,  “Сабантуй” газета һәм журнал вәкилләре белән очрашуда төшерелгән фотосүрәтләрдән торган видеоролик тәкъдим ителде.

Китапханә эшчәнлеге, гомумән китапханә кунакларда уңай таэсир калдырды.