Центральная библиотека им. Г. Тукая

Һөнәрләр илендә / В мире профессий

   Татарстан Республикасы президенты указы белән  2019 ел  Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Һөнәрләр илендә” /  ”В мире профессий” дигән баш астында күргәзмә эшләнде.Күргәзмәдә слесарь, электрик, пешекче, сатучы, чәчтараш, эретеп ябыштыручы һ.б һөнәрләр  турында китаплар урын алды.Һөнәр сайларга икеләнеп торучыларны, яки үз һөнәрләренең нечкәлекләренә тагын да ныграк төшенергә теләүчеләрне китапханәбездә  көтеп калабыз.