Центральная библиотека им. Г. Тукая

Театр - тылсымлы учак

     2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Театр елы кысаларында “Театр - тылсымлы учак” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.Биредә әлеге сәнгать төрен чагылдырган, аның  тарихын, талантлы драматургларыбызның, актёрларыбызның тормыш юлы, иҗатын яктырткан китаплар, “Сәхнә”, “Идел”, “Безнең мирас” журналлары урын алды.

     Театр тарихы белән бәйле вакыйгалар, талантлы шәхесләребезнең язмышы, эшчәнлеге белән тулырак танышырга теләүчеләр,  китапханәбезгә рәхим итегез.