Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Каенлы»лар бездә кунакта»

11нче май көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә Каенлы авылы китапханәсе хезмәткәрләре белән “Чордашлар” әдәби клубы әгъзалары кунакка килде. Мөлаем йөзле, сөйкемле татар әбиләре бөтен китапханәне яктыртып җибәргәндәй булдылар. Кунакларыбызга шәһәребезнең тарихы, аның горурланырлык язучылары, шагыйрьләре, данлыклы кешеләре турында бик күп мәгълүмат бирелде. Китапханәбез буенча экскурсия уздырылганда хәйран калдылар: “Мондый китапханәләр чит илләрдә генә буладыр дип уйлый идек!” – диделәр. Бигрәк тә, Дәү әниләребезне, үзләре кул эшенә оста булсалар да, Серазетдинова Кәдрия Гәрәф кызының күргәзмәгә куелган чигү эшләре гаҗәпләндерде.

“Чордашлар” әдәби клубы әгъзалары экскурсиягә килгән вакытта, китапханәдә 7нче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән Түбән Каманың 50 еллык юбилеена багышланган “Кулыңда синең гел китап булсын” дип аталган әдәби-музыкаль кичәсе бара иде. Кунакларыбыз да читтә калмады: алар балаларга китапны, телне яратырга, сакларга кирәклеген, бәхетле киләчәк алар кулында икәнлеген әйттеләр. Г.Тукайга, татар теленә һәм халкына багышланган шигырьләрен укыдылар. Балалар да, үз чиратында, татар телендә матур итеп “Кояшлы ил” җырын башкарып, Дәү әниләребезне сөендерделәр.

Экскурсиянең икенче яртысы Г.Тукай исемендәге паркта уздырылды. Кунаклар бу паркның Татарстан республикасында һәм Рәсәйдә тулысы белән язучыга һәм аның иҗатына багышланган бердәнбер парк икәнен белделәр. Һәрбер композиция янына барып, һәр сынга карата язылган әсәрдән өзекләрне укыдылар, уен мәйданчыгына барып, озак кына балаларга сокланып карап тордылар.

Паркта йөрүчеләр ак яулыклы сөйкемле,  оялчан әбиләргә сокланып борылып-борылып карап, озатып калдылар. Экскурсия ахырында Г.Тукай һәйкәле янында истәлеккә фотосүрәткә төштеләр.