Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Кулыңда синең гел китап булсын”

11нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Түбән Каманың 50 еллык юбилеена багышланган “Ел әйләнәсе шәһәр тирәли” программасы кысаларында шәһәребезнең китапханә хезмәткәрләре белән “Кулыңда синең гел китап булсын” дип аталган әдәби-музыкаль очрашу үтте. Бәйрәмгә үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе баш методисты Камбеева Рәмзия Госман кызы килде.

Кешенең күзен ача

Безнең яраткан китап.

Кем күп белергә теләсә -

Китап була кулында ...

Кичәбезгә килгән 7нче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре шәһәребезнең беренче ташы салынуы, беренче китапханә кайчан ачылуы турында тыңладылар, шәһәрнең үсеше турында видеоролик карадылар, китап, белем турында табышмакларга җаваплар таптылар.

Балалар үзләре дә  кичәгә “күчтәнәчләр” белән килгәннәр: “Трамвай”, “Кояшлы ил” җырларын башкардылар, Г.Тукайның, шәһәребезгә багышланган шигырьләрне укыдылар.

Кичә ахырында балалар килгән кунагыбызга бик күп сораулар бирделәр, балаларда китапханәче һөнәренә кызыксынучанлык сизелде.