Центральная библиотека им. Г. Тукая

Жизнь длиною в вечность / Мәңгегә халык күңелендә

   17нче гыйнвар  көнне мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулды.Шул уңайдан  Г.Тукай  исемендәге үзәк китапханәдә  «Жизнь  длиною в вечность» / «Мәңгегә халык күңелендә» дип исемләнгән  күргәзмә  эшләнде.Күргәзмәдә әдипнең төрле елларда  язылган китаплары һәм аның турында  мәгълүмат  бирелгән  чыганаклар куелды. Галимнең күпкырлы таланты һәм фәнни кызыксынулары хөрмәткә, соклануга лаек. Ризаэтдин Фәхретдин тарих, фәлсәфә, педагогика, юриспруденция, тел белеме, әдәбият, сәнгать, халык иҗаты, география, этнография, археология, медицина, астрономия белән тирәннән кызыксына, өйрәнә. Аның бу өлкәләрдәге фәнни хезмәтләре бүген дә кыйммәтләрен югалтмаган. XIX-XX гасыр башы татар мәгърифәтчелеге,татар иҗтимагый фикере һәм мәдәнияте тарихы белән кызыксынучыларны китапханәдә көтеп калабыз.