Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Мин яшәүдән әле туймаган”

  16нчы гыйнвар  көнне  Г.Тукай исемендәге  китапханә хезмәткәрләре  шәһәребезнең  «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә   якташыбыз, “Кама таңнары”әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина белән очрашу кичәсе үткәрде.Әдәби-музыкаль кичәдә  шагыйрәнең туган як, мәхәббәт, язмыш сынавы, тормышның төрле якларын  яктырткан шигырьләре укылды, балачак, яшьлек хатирәләре яңартылды. «Талир тәңкә» ансамбле солисты Кәүсәр абый Камалиев җыр дулкыннарында тирбәтте. Чараны караган шәһәрдәшләребез тән дәвасы гына түгел, җан дәвасы да алып, рәхәтләнеп ял иттеләр.