Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Тәвәкәллек, батырлыкта җыр булып калсам иде”

 Бүген татар әдәбиятының горурлыгы – Фатих Кәримгә 110 ел тулды. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” әгъзалары белән берлектә “Тәвәкәллек, батырлыкта җыр булып калсам иде”дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Чарада шагыйрьнең  тормыш юлына кыскача күзәтү ясалды, шигырьләре, поэмалары укылды, аның сүзләренә язылган җырлар  яңгырады.Кичә барышында  әдипнең  биографиясе һәм иҗатын яктырткан  презентация күрсәтелде.

   Фатих Кәримнең мирасы бүген  дә  татар  дөньясы  өчен  кирәкле, ул  бүген  дә халык  күңелендә  яши.