Центральная библиотека им. Г. Тукая

Галиәсгар Камал-театр сәнгатенә нигез салучы

    6нчы гыйнварда  татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе - Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулды. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә олуг әдипнең китапларыннан, аның турындагы истәлекләрдән торган күргәзмә куелды.  Татар театры тарихында тирән эз калдырган каләм иясенең иҗаты белән кызыксынучыларны китапханәдә көтеп калабыз.