Центральная библиотека им. Г. Тукая

Чын китап – кешенең яшәве турында

   Танылган язучы-прозаик, драматург һәм публицист Әхәт Гаффарның 70 яшьлек юбилее уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Чын китап – кешенең яшәве турында» дип аталган күргәзмә оештырылды. Тәҗрибәле журналист булу өстенә Әхәт Гаффар күпсанлы әдәби әсәрләр – хикәяләр, повестьлар, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы да. Күргәзмәдә язучының китаплары белән бергә аның турындагы мәкаләләр, цитаталары да урын алды. Әлеге күргәзмә белән кызыксынучы китап укучыларыбыз белән әңгәмә дә булып узды.