Центральная библиотека им. Г. Тукая

Альбина Мортазинаның «Үреләм дә карыйм» китабын тәкъдим итү кичәсе

    26нчы декабрь көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Кунакчыл Түбән Кама" әдәби проекты кысаларында  Альбина Мортазинаның «Үреләм дә карыйм» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичә кысаларында язучының шигырьләре укылды, күренекле җырчы-композитор Рамил Әсхәдуллин башкаруындагы җырлар, иҗатташ дуслары Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова һәм Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла чыгышлары әдәби-музыкаль чараны тагын да тулыландырды. Әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашуга килгән кунаклар китапханәдә оештырылган әдәби-музыкаль кичәләрнең эчтәлекле, истәлекле мизгелләргә бай булына тагын бер кат инанып күтәренке рухта таралдылар