Центральная библиотека им. Г. Тукая

Булсын сезгә бүләгем

   Көтеп алынган һәм барыбыз да ярата торган Яңа ел бәйрәме якынлаша.Аннан гаилә учагы бөркелә, ул барыбызга да өмет, яхшыга ышаныч бүләк итә.

   Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә«Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубы әгъзалары белән берлектә Бүләкләр көненә багышланган «Булсын сезгә бүләгем» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге кичәдә җыр-бию, нәфис сүз, төрле кызык уеннар, мәзәкләр һәм табышмаклар әйтү белән бергә  Яңа ел бүләкләре дә тапшырылды. Бүгенге чара клуб әгъзаларының күңелләренә хуш килде, китапхәнәчеләр тарафыннан әзерләнгән кечкенә генә бүләкләрне зур итеп алдылар.