Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Туган тел – Тукай теле» - экияттә кунакта

“Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне;

         Мәңге-мәңге тап кунмаслык, көзге иттең син безне.

         Сәнгатебез күкләрендә-Кояшыбыз, Аебыз.

         Бар җиһанга күренерлек Тукаебыз”

“Зәңгәр күк йөзендә кояш балкып, кар сулары аккан чакта, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган...” – дип, китапханәче балаларга Тукайның тормыш юлы һэм иҗаты турында сөйли башлады. Чара барышында балалар Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар, сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр.Су анасы һәм Шүрәле сынауларын үтеп, бүләкләр алдылар.Дәү әни укучыларга шагыйрьнең “Көзге һәм Маймыл”, “Кысла,чуртан һәм ак кош” мәсәлләрен укып, тәрбияви киңәшләр бирде. Кичә азагында барлык балалар Г.Тукай сүзләренэ язылган “И, туган тел...” җырын җырладылар.

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте. Моңсыз идек, Тукай безне моңлы итте.