Центральная библиотека им. Г. Тукая

Чәй янында

  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” клубы әгъзалары белән берлектә чираттагы  әдәби-музыкаль кичә 15 декабрь - Бөтенхалык чәй көненә багышланып “Чәй янында” дигән исем  астында  узды.Чарада чәйне куллана башлау  тарихы,аны  дөрес итеп эчү, ясау серләре турында сөйләнде, чәйгә багышланган шигырьләр,  җырлар искә төшерелде, табышмакларга  җаваплар  эзләнде.Һәм, әлбәттә, инде кичәбез чәй табыны янында дәвам итте.Кичәгә килүчеләр җаннарына сихәт, рухи азык алып рәхәтләнеп ял иттеләр.