Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшенне турылый белгән зат

     Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә күренекле язучы, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе, Мәскәүдә басылып килә торган «Татарский мир» («Татар дөньясы») газетасы редакторы Ринат Мөхәммәдиевкә багышланган «Яшенне турылый белгән зат» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Бүген, 10 декабрьдә, танылган әдипкә 70 яшь тулды. Шул уңайдан китап укучыларыбыз игътибарына Р.Мөхәммәдиевнең «Сират күпере», «Кенәри – читлек кошы», «Ак кыялар турында хыял» һәм башка татар, рус телләрендәге танылган әсәрләре тәкъдим ителде.