Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Тукай эзләре буйлап”

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр ...

30нчы апрель көнне Кол Гали исемендәге милли китапханә, Каенлы авылы китапханәсе, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре, Аксакаллар Шурасы  әгъзалары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары Арча районы Яңа Кырлай авылы “Тукай-Кырлай” экскурсиясенә бардылар.  Габдулла Тукай музей комплексының проекты 1976нчы елда Бакый Урманче тарафыннан эшләнелә һәм 1979 нчы елда сафка баса. Аның стеналары, сынчы ясаган җиһазлар Бакый аганың кул җылысын әле дә саклый кебек. Чөнки аның кулы тимәгән бер җир дә юк музейда. Әдәби китаплардан алган мәгълүматлардан тыш, Тукайның тормышы, мәхәббәт тарихы, иҗаты белән таныштырылды. Экскурсовод ул тоткан китапларны, үзе язган язмаларны, газеталарны, ул йөргән сукмакларны һәм ул яшәгән нигезне дә күрсәтте, аңа багышлап ясалган рәсемнәр, картиналарны иҗат итүчеләр турында да сөйләде.

Экскурсиябезнең икенче яртысында Сәгъди абзыйның йортына сәяхәт кылдык. Иң сокландырганы булып Сәгъди абзый утырткан горур нарат агачы һәм бакча башында урнашкан яңартылган Апуш коесы булды. Теләгән кеше чишмә суын да авыз итте. Килгән кунакларга, аңлаешлы булсын өчен, Тукай торган нигезгә яңартып, бераз зурайтып, йорт салынган (1986 нчы елда). Бу йортларның эчендәге күренеш, җиһазлар, кием-салымнар, савыт-сабалар – барысы да шул заман хисен саклап калган. Ихатада салам түбәле абзар, сиртмәле кое, баз, келәт тә урнашкан. Без үзебезне элеккеге чорга кайткан кебек хис иттек.

Бу сәяхәттән барысы да канәгать булдылар, чөнки йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, диләр бит. Сәяхәттән алган тәэсирләр күңелләребездә озак сакланыр әле. Исәтәлек булып калсын өчен фотога да төштек. Экскурсиябез сәяхәтне оештырган  Аксакаллар Шурасы әгъзасы Зирәк Гыйләҗевка, музейда эшләүчеләргә рәхмәтләр, кайнар теләкләр белән тәмамланды.

Юлның ераклыгы сизелмәде дә, чөнки бару, кайту юлы бик тыгыз итеп оештырылган иде. Гибадуллина Гузәлия Шәйхразиевна алып баручы буларак, барлык теләүчеләргә дә сүз бирде: Аксакаллар Шурасы әгъзалары тел, милләт мәсьәләләре турында сөйләделәр, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары үзләренең шигырьләрен укыдылар, “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” бәйгесендә катнашкан конкурсантлар чыгыш ясады, Мамадыш, Кукмара, Арча районнарының бөек шәхесләре турында мәгълүматлар бирелде, моңлы гармун телләренә ияреп татар халык җырлары башкарылды.

Бу сәяхәттән без рәхәтләнеп ял итеп, рухи азык алып кайттык.