Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Кичә Тукайның 130 еллыгына багышланды. Кичәбезнең кунагы “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучысы, бердәнбер мәсәлләр язучы, 40 ел хокук сакчысы – адвокат булып эшләгән Рәфәт Шәйдуллинның “Тукайга” дип аталган шигыре белән башланып китте.

Башкалага барган саен шагыйрь

Кабереңә киләм баш иеп.

Заманында шигърияткә генә түгел

Бөтен моңга үзең Баш идең.

Китапханәче Р. Шәйдуллинның тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, шигырьләрен, мәсәлләрен укыды. Язучы бик күп сорауларга җавап бирде. Кайбер мәсәлләрнең эчтәлегенә төшендерде. Укучылар үзләре дә Р. Шәйдуллинның шигырьләрен, мәсәлләрен бик яратып укыдылар, фикер алыштылар. Рәфәт Шәйдуллин яшьләргә бик күп киңәшләрен бирде. Ул мәсәлләр аша юридик хезмәтендә очраган вакыйгалар нәтиҗәсеннән чыгып, тормышта, кешеләр арасында һәрдаим булып торган гамәлләрне һәм үзара мөнәсәбәтләрне күрсәтә. Күпләргә ул- хаталар ясамаска, кемнәр ясарга өлгергән – алардан арынырга ярдәм итү максатыннан яза.

Кичә бик эчтәлекле, күңелле үтте.

Язучылар белән кара-каршы утырып якыннан танышасы килгән һәркемне, һәр җомга саен сәгать 15.00 тә уза торган “Мәдәни җомга” кичәсенә чакырабыз.