Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шигырь туа җанга үрелеп

  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә Нәфисә Баязитова иҗатына багышланган "Шигырь туа җанга үрелеп" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.Табигать күренешләрен оста итеп сурәтләүче язучының шигырьләрен тыңлаганда, күз алдына Җир-Анабызның төрледән - төрле матур күренешләре килә.Әйе,урманда чаңгы шуулар, су буендагы каз тавышлары, тау итәгендә җиләк җыюлар - барысы да аның иҗатында ачык чагыла.Әдибәнең шигырьләренә Ринат Гайнуллин көй иҗат иткән.Әлеге җырлар Ринат Гайнуллин, Венер Хөрмәтуллин башкаруында тамашачыга җиткерелде."Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары, хезмәттәш дуслары, Н.Баязитованың бертуган сеңлесе, 4 китап авторы, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия иясе Әлмәт шәһәреннән килгән Гүзәлия Галләмованың  котлавы, шигырьләр, кызыклы хатирәләр белән үрелеп барган очрашудан һәркем рухи канәгатьлек алып ял итеп китте.