Центральная библиотека им. Г. Тукая

Быть сильнее судьбы/Тормышның үз хисабы

  Инвалидлар декадасы кысаларында шәһәребездә төрле чаралар үткәрелә. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә көчле рухлы әдипләребезнең китапларыннан торган «Тормышның үз хисабы»/ «Быть силнее судьбы» дип аталган күргәзмә эзерләнде. Күргәзмәдә Ф.Әмирхан, Н.Островский кебек классик язучыларыбызның әсәрләре белән бергә, Ф.Яруллин, Г.Сабиров, К.Шәфыйкова һәм шәһәребездә яшәп иҗат итүче И.Хәйруллин, М.Логинованың басмалары урын алды. Шулай ук чынбарлык вакыйгаларына нигезләнеп, үзенең кичергәннәрен  язган Рөстәм Нәбиев һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм  спорт министрлыгының “Идел” яшьләр үзәге белгече Дания Нәгыймнең «Бөртекләп җыелган гомер» дигән китабы да укучыларны кызыксындырыр дип ышанабыз.