Центральная библиотека им. Г. Тукая

Время свершения добрых дел/Изгелекләр кылыйк

   1993елдан 3декабрь инвалидлар көне итеп билгеләнде.Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта.

  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә инвалидлар ункөнлеге барышында “Изгелекләр кылыйк” фестивале узды.Фестиваль нәфис фильм  карау белән башланып китте.Программа осталык сәгате, бәйгедә катнашучыларның кул эшләренә нәтиҗә ясалып бүләкләү, әдәби-музыкаль кичә һәм түгәрәк өстәл артында әдәби табышмакларга җаваплар биреп чәй эчү белән дәвам итте.Чарага килгән һәрбер кеше үзенең  күңеленә ошаган чарада катнашып рәхәтләнеп ял итте.Әдәби-музыкаль кичә барышында Мария Логинова һәм Раиса Мищихина башкаруындагы җырларга кушылып моңландык.Эльвира  Әскәрова белән  Илшат Хәбибуллин  башкарган дуэт һәркемнең күңеленә хуш килде.Бары тик ике тәгәрмәчле коляскада хәрәкәт итүче хатын-кызларның җырлары, йөрәк түрләреннән ургылып чыккан шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады.Ә күпме гүзәллек, матурлык һәм күңел җылысын салып ясалган кул эшләреннән торган күргәзмә барыбызда да соклану хисләре уятты.