Центральная библиотека им. Г. Тукая

Хисләр ташый күңел түрләрендә

  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә "Әдәбият корабы" проекты кысаларында Түбән Уратмага юл тотты.Юлчы-язучыларыбыз Фәнүзә Сабирова, Никифор Тукмачев һәм Мирзанур Шәймурзин."Хисләр ташый күңел түрләрендә" әдәби-музыкаль кичәбезне авыл яшьләре  үзенчәлекле театраль  күренеш белән башлап җибәрде.Җырлар, шигырьләр, тормыш, иҗади хезмәт юлларының истәлекләре белән үрелеп барган очрашу күңелле узды.Авыл өлкәннәре яшьлек елларын искә төшереп, балачакның куян күчтәнәчен күз алдына китереп рухи җан азыгы алдылар.Түбән Уратма авылында яшәп, бары инвалид арбасы белән хәрәкәтләнүче Флүрә апа шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады.

   Әдәби кичәдән алган күңел рәхәтлеге, җан тынычлыгы тиз рада гына бетмәсен, сүрелмәсен иде дигән теләктә, шигъриятнең җылы дулкыннары кочагында, гармун моңнарына уралып кайтыр юлга кузгалдык.