Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татар конгресс делегация вәкилләре белән очрашу

29нчы апрель көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә татар конгресс делегация вәкилләрен үзендә кабул итте. Очрашуыбыз Г.Тукайның “Китап” шигыре белән башланып китте. Делегация вәкилләренә китапханәнең тарихы, бүгенгесе белән таныштырып, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Кунакларыбызга китапханәдә уздырылган република язучылары, килгән кунаклар, Г.Тукайның 130 еллыгына, М.Җәлилнең 110 еллыгына багышланган кичәләр һәм һәр җомга узучы “Мәдәни җомга” кунаклары, “Казан утлары”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга”, “Безнең мирас”, “Ялкын”, “Сабантуй”, “Мәйдан”, “Туган як” газета һәм журнал вәкилләре, “Кама таңнары”әдәби берләшмәсе язучылары белән очрашуда төшерелгән фотосүрәтләрдән торган видеоролик тәкъдим ителде.