Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Сабантуй", "Ялкын", "Безнең мирас", "Мәдәни җомга", "Мәйдан" газета Һәм журналларының баш мөхәррирләре белән очрашу

28нче апрель көнне Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә кунакта “Сабантуй” журналының баш мөхәррире А.Гыймадиев, “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррир урынбасары Линар Гобәйдуллин, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов һәм баш мөхәррир урынбасары Гафиулла Газизов булдылар.

Әдәби-музыкаль очрашу “Ләззәт” халык эстрада ансамбле башкаруында “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте. Шушы бәйрәм рухы кысаларында балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен чыгып килә торган журналларның эчтәлекләре, юнәлешләре белән таныштык. Шигырь, җыр дулкынында барган әлеге очрашуда тамашачыларыбыз тарафыннан бирелгән бик күп сорауларга килгән кунакларыбыздан җаваплар алынды.

Тамашачылар балалар, яшүсмерләр дөньясына күз салып, бик күп тарихи мәгълүмат алдылар. Әдәби-музыкаль кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.