Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сәнгатьле уку конкурсында һәм телевизион викторинада катнашып җиңү яулаган конкурсантларны бүләкләү тантанасы

Сәнгатьле уку конкурсында һәм телевизион викторинада катнашып җиңү яулаган конкурсантларны бүләкләү тантанасы.

Бүген халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 яшь тулды. Һәр чорда шагыйрьне зур ихтирам белән искә алалар. Вакытлар узган саен Тукай әсәрләренә игътибар, аларның әһәмияте, тарихи миссиясе арта. 7-8 ел гына иҗат итеп калган әдипнең үзе исән чагында ук 33 китабы дөнья  күргән. Ятим, мескен Апуштан Мөхәммәтгариф улы Габдулла бөек шагыйрь – Тукайга, халык, милләт хадименә әверелә.

Тукай – татарның гына түгел, башка төрки халыкларның да һәм Россия дә яшәүче милләтләрнең сөекле әдибе. Шушы урында шәһәребездә күп тапкыр булып, аның мәдәниятын, әдәбиятының үсешен күргән һәм югары бәяләп икәнен сөенгән зур шәхес Туфан ага Миңнуллинның һәркайсыбызга әйтеп калдырган вәсиятен җиткерәсе килә: “Ә Тукайны саклау, аның рухын яшәтү ул киләчәк буыннар – менә биредәге балаларның өлешенә тия. Көрәш эстафетасы сезнең кулыгызда. Безнең телебез – татар теле, ул дөньядагы бер генә халыкның теленнән дә ким түгел. Ялганнарга ышана күрмәгез, дөньяда бөек телләр юк. Әгәр дә теге яки бу телдә “әти – әни” сүзен әйтә аласың икән, әгәрдә ул телдә “яратам” дип әйтә аласың икән, ул төл бөек. Шуңа күрә мин сезгә тауфыйк телим. Бездән дә акыллырак булыгыз, бездән дә тәуфыйклырак булыгыз. Һәм Тукайны бергәләп саклыйк. Дәүләтләре булмаган илдә дәүләт ролен шәхесләр үти. Менә ул – Тукай – безнең татар халкының дәүләте. Без ул дәүләтне сакларга бурычлы. Сезгә киләчәктә дә шушу бәйрәмнәргә җыелып, шагыйрьнең һәр туган көнен бәйрәм буларак зурлап үткәрергә язсын”.

Түбән Кама бу васыятне тулысынча үти. Күп еллар Шигьрият әйрәмнәре уза, һәр оешма әдәби-муз. кичәләр, төрле чаралар үздыра.  Шулай ук, Түбән Камада 1995 елдан узучы муниципаль сәнгатьле уку конкурслары, телевикториналар Тукай иҗанына якынлашырга, өйрәнергә мөмкинчелек бирә.

Бу, юбилей елында узган конкурста 2-нче турда гына 348 конкусант катнашты. Алар арасында төрле милләт, төрле яштәге нәфис  сүз осталары бар иде. Түбәнкамылылар белән рәттән Кама Аланы һәм 17 авыл берәмлекләреннән (Зур Афанас, Каенлы, Камский, Болгар, Благодатное, Ю. Чаллы, Т.Чаллы, Т.Уратма, Югары Уратма, Шәрәмәт, Трудовой, Колмакча, Иске Чишмә, Шәнгәлче, Кызыл Чишмә, Кызыл Чапчак) чыгыш ясаучылар булды.

Әйтергә кирәк, 348 декламатор арасыннан 66-ы 3-нче турга чыгып осталыкта ярышты. Г.Тукай һәм шәһәргә багышлап язылган әдәби әсәрләрне 33 нәфис сүз остасы татар телендә укыды, 22-е – рус телендә һәм 10-сы – ике дәүләт телләрендә.

Тагын бер төркем сәнгатьле укучылар, ә алар саны 24 – үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Бар катнашкан сүз осталарына Афәрин! – дип әйтәсе килә.

Конкурс булгач җиңүчеләре дә булырга тиешь! Һәм алар бар. 1, 2, 3-нче һәм махсус призларга 22 кеше лаеклы булды. Алар Түбән Кама муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А. Фәритдинов имза куйган Дипломнар һәм мәдәният идарәсе әзерләгән бүләкләр алды. 3-нче турга узып призлы урыннарга ирешмәгән конкурсантлар да Дипломнарга лаек булды. Бүләкләү тантанасында конкурста үз  шигырьләрен укыган авторларны Дипломнарга ия булды.   Дипломнар белән бергә истәлекле бүләкләр бирелде.

Ул бүләкләр өчен чиксез зур рәхмәтләребезне “УКА “Татнефть-Нефтехим» җитәкчесе Вахитов Әнвәр Фасих улына, Нигмәтуллина Гүзәл Нурулла кызына һәм Габдрауфова Лилия Раиф кызына белдерәбез. Шулай ук “Нижнекамскнефтехим»ның баш инженеры мәрхәмәтле Хайруллин Фәрит Фәйзелбареевичка, Сөнгатуллина Әлфинә Фәрит кызына чиксез рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Эшләрендә һәм тормышларында уңышлар телибез!

Бүләкләү тантанасы тәмамлануга китапханәгә җыелган бар халык Тукай һәйкәле янында узучы Шигърият бәйрәменә юнәлде. Искиткеч матур Бәйрәмнең программасының бер өлеше - 1нче урын алган конкурсантларны бүләкләү иде. Бурмистров Тимур (З. Афанас балалар бакчасында тәрбияләнүче), Закирова Әдилә (8-нче мәктәп, 3 с.), Сәләхов Риназ (Кама Аланы бистәсе, 2-нче мәктәп, 11 с.), Морзаханова Миләүшә (педколлият, 4 курс студенткасы)   осталыкларын халыкка күрсәтеп Тукай шигырьләрен укыды.   

 

“Без бәхетле, без шагыйрьле, Без Тукайлы халык мәңгегә”

24-нче телевикторина нәтиҗәләре.

 

Викторинада Түбән Камадан һәм Каенлы белән Трудовой авылларыннан 18 кеше катнашты.  китапханәчеләр – 11, тәрбиячеләр – 7.

         Телевикторинада 12 сорау, шуларның 2-ен 6-нче филиал хезмәткәрләре төзеде.   

         Тырышып, көн саен диярлек бәйгечеләр җавап яздылар. Хатасыз, дөрес, тулы һәм беренче булып бар сорауларга җаваплар тапшырганнарны  дәрәҗәле Дипломнар һәм бүләкләр бирелде.

         Нәтиҗәләр гадел булсын өчен бар бәйгечеләр ике төркемгә бүленде.

Беренче төркем – балалар бакчасында эшләп иң самими, бар нәрсәне күреп, тирә якны танырга омтылучы балаларны тәрбияләүче шәһәрдәшләребез.

Икенче төркем – китап, интернет челтәрләре аркылы киң катлам кулланучыларга белем нуры таратучы – китапханәчеләр.

Балалар бакчасында хезмәт куючылар арасында телевикторинада җиңүче – шәхәребездә иң актив шәхесләрнең берсе, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе агъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы, 39-нче балалар бакчасы югары категорияле методисты Мирхазова Нурзия Рәшит кызы.  

2-нче урын – Гарифуллина Энҗе Гыйматдин кызы– 29-нче б/бакчасы тәрбиячесе

3-нче урын – Билалова Энҗе Хафиз кызы, 12-нче б/бакчасы тәрбиячесе.

Телевикторинада катнашкан 4 бәйгече Дипломга ия булды:   

-          Шишкина Айгөл Сәгыйт кызы, - 39-нче б\бакчасы тәрбиячесе

-          Шәрипова Дания Насыйбулла кызы, 39-нче б\бакчасы тәрбиячесе

-          Хаярова Рамиля Фиолет кызы, 33-нче б\бакчасы тәрбиячесе

-          Сөләйманова Рәсилә Мөбәрәкҗан кызы, 39-нче б\бакчасы тәрбиячесе.

 

Китапханәчеләр арасыннан җиңүгә ирешкән бәйгечеләр:

1-нче урын – Дәүләтшина Әнисә Мөкәтдис кызы

2-нче урын – Гыйсмәтуллина Тәнзилә Суфиян кызы

3-нче урын – Афонова Ольга Николаевна

3-нче урын – Гарипова Флера Галимҗан кызы, Каенлы авыл китапханәсе мөдире.

1-3 урын алган бәйгечеләр Кол Гали ис. милли китапханә хезмәткәрләре.

Дипломнарнар тапшырылды:

-          Камалова Гүзәл Фәрит кызына -38-нче ф.

-          Аютова Илсөя Рафаел кызына – 38-нче ф.

-          Минсафина Гөлназ Гыйлметдин кызына – 48-нче ф.

-          Тактарова Равия Мәксүм кызына – ҮБК

-          Нафикова Ләйлия Миннәхмәт кызына – 5-нче ф.

Сертификатлар:

-          Шәйхетдинова Рима Мөбәрәкҗан кызы

-          Галялиева Венера Ансар кызы

-          Хисамиева Зөлфия Рафаил кызы

 

Г. Тукайның “Уянгач беренче эшем” язмасында мондый юллар бар: “Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен һәм шәхси тормышын инәсеннә җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”. Әдип әлеге сүзләрне үзен уйлап әйткән диярсең. 130 ел үткәч тә Тукай шәхесе җентекләп өйрәнелә бит...

         Татарстан китап нәшриятында, башка нәшриятларда ел дәверендә 12 исемдәге җыентык басылып чыгачак. Шулар арасында 6 томлыгы – иң абруйлысы. Ниһаять, быел Тукай энциклопедиясе дөнья күрәчәк. Бу – бик зур вакыйга.

         Уйлавымча, бу китаплар нигезендә 2017 елда 25-нче телевикторина сораулары төзелер һәм Габдулла Тукай туган көнендә җиңүчеләрне  бүгенгедәй зурлап исемнәре аталыр!

Камбиева Р.Г. – методик бүлек мөдире.