Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ана назы

                                                                                                   Ана  булу-изгелекнең  таҗы,

Дөньяда иң  олы дәрәҗә.

                                                                                                                        Ана кеше   һәрбер  баласының

Бәхетенә  ача тәрәзә.

Ана – безнең тормышыбызда иң кирәкле кеше. Аның мәхәббәтен һәм кайгыртуын без балачакта да, олыгайгач та – һәрвакытта тоеп яшибез. Ноябрь ахырында шәһәребездә иң изге затлар –әниләребезгә багышланган бик күп чаралар үткәрелде.28ноябрьдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Ана назы” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Очрашуда “Яшьлегем чишмәләре” клубы әгъзалары әнкәйләребезгә багышлап язылган шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр.Кичәдә якташ шагыйрәбез Гөлфизә Зөлкарнаева катнашып, иҗат җимешләре белән уртаклашты. Тәгъзимә Янбаеваның “Туган як” газетасыннан алып ятлаган гыйбрәтле язмышны чагылдырган шигырен күпләр күз яшьләре белән тыңлады.Чарага килгән гүзәл затларыбыз рухи азык алып, күтәренке кәеф белән таралдылар.