Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туфанны сагынып

Тукай ис. үзәк китапханә 3 сентябрь көнендә, ремонттан соң алган яңа көч агымында, чираттагы зур чарасын гөрләтеп үткәреп җибәрде. Әдәби-музыкаль кичә татарның иң яраткан улларының берсе – Туфан Миңнуллинның 80 яшь тулу уңаеннан оештырылды.

Сценарий авторы һәм алып баручыларның берсе булган Гөлназ Кафил кызы Сафина, Туфан аганың биографиясеннән өзекләрне драматург үзе язып калдырган һәм китапларында урын алган истәлекләр нигезенә төзеп язуы һәм тамашачыга җиткерә алуы аркасында, кичә бик җылы һәм үзенчәлекле узды.

 Бу җылылыкка янә истәлекләр өстәлүе кичәне бизәде, баетты. Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, эзләнү эшләре нигезендә, Туфан Миңнуллинны шәһәр һәм авыл китапханәләрендә булып, карап, сөкланып йөрүе һәм эшләренә уңай бәя бирүен, изге теләкләр калдырганын күтәренке рух белән сөйләде. Аксакаллар шурасе рәисе Зирәк ага Шиһапов, “Кама таңнары” әдәби берләшмә җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин, Туфан Миңнуллин исемен йөртүче Түбән Кама татар дәүләт театры артисты Рафил Зәйнуллин, шагыйрь Рәфәт ага Шәйдуллин, җырчы-композитор Илшат Хәбибуллиннарның истәлекләре, күп санлы тамашачы күңелендә эз калдырмыйча узмас дип уйлыйбыз.

Әдәби-музыкаль чара җыр, шигьри сүзгә дә мул булды. Азалия һәм Камилла Гыйлмановалар, Илшат Хәбибуллин, Гөлчирә Ибәтуллина кичәгә нур өстенә нур өстәделәр.

Китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова бөек шәхеснең, язучы – драматургның китапларын укып куңелләрне баетырга өндәде.

 

Р.Г.Камбиева.