Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сынмый күңел канатым

    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә Нурулла Гаптуллин иҗатына багышланган «Сынмый күңел канатым» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичә Н.Гаптуллинның туган ягы, яшьлек елларына багышлап язылган шигырьләре, истәлекләр, хатирәләр белән башланып китте. Очрашуда Мәскәү шәһәренең «Татарлар» штабы җитәкчесе Ямалиев Рөстәм Фәиз улы катнашып, үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырып узды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, тамашачыларга Мәскәүдә басылып чыккан «Туган тел, Туган ил» гәҗитен бүләк итте. «Сүрәкә» ансамбле солисткасы Анастасия Усачева һәм Галина Сабирова башкаруындагы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Кабат очрашулар көтеп, тамашачы белән хушлашып, «Әдәбият корабы» китапханәгә юл тотты.