Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шифалы шигырьләр остасы

    Шагыйрь, юмор-сатира һәм проза әсәрләре, лирик шигырләре, җырлары белән укучылар күңелен яулаган әдип Шәүкәт Галиевнең тууына 90 ел булу уңаеннан Г.Тукай  исемендәге үзәк китапханәдә күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары, газета-журнал материаллары урын алды. Шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина сораулары әзерләнде.