Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әтием куллары

  14 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Бөтендөнья Ирләр көненә багышлап "Әтием куллары" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә әниләребез кебек үк иң газиз кешеләребез – әтиләр турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды, мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде, кызыклы сорауларга җаваплар эзләнде, бүгенге көндә әти кешенең гаиләдәге роле турында әйтеп үтелде. “Яшьлегем чишмәләре” клубының иң актив әгъзалары – Рәхимә һәм Фирдәвес ханымнарны юбилейлары белән котладык. Шулай ук 15 ноябрьдә туган татар халкының күренекле композиторы Фәтхерахман Әхмәдиевнең җырлары искә төшерелде, клуб членнары тарафыннан яратып башкарылды.

  Очрашу гаилә терәге – ир-атларга изге теләкләр әйтелеп, тәмле бүләкләр тапшырылып җылы атмосферада үтте.