Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңел тулы моң

       Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә «Әдәбият корабы» проекты кысаларында авыл тамашачысы белән әдәби-музыкаль очрашуларны дәвам итә. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары белән чираттагы кичә Болгар авылы мәдәният йортында узды. Әдәбиятка гашыйк, шигъри җанлы авыл халкы Р.Нәбиуллина, Н.Тукмачев, Ф.Сабирова, Р.Әхмәдиев иҗатын бик җылы кабул иттеләр. Авыл үзешчәннәре җырчылары, җырчы-композитор Ринат Гайнуллин башкаруындагы җырлар белән үрелеп барган шигърият бәйрәме бик күңелле узды. Һәркем үзенә җан җылысы, күңел күтәренкелеге алды.Авыл җирлеге башлыгы Ришат Расимович әлеге әдәби-музыкаль кичәләр соңгысы булмасын, алда әле яңа очрашулар, танышулар күп булсын дигән теләк белдереп, авыл халкы исеменнән ихлас рәхмәтләрен җиткерде.